Төмән өлкәсендә Татар мәгәрифе көннәре узачак
24 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2015 елның 25 һәм 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Төмән өлкәсендә узачак Татар мәгәрифе көннәрендә катнаша.
Әлеге чара кысаларында узачак пленар утырышта катнашучыларны Тобольск шәһәре башлыгы Владимир Мазур сәламлиячәк. Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын үстерүдә, ФГОС кертү шартларында аларның квалификациясен арттыруда төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.