Талантлар университеты
Татарстанда Талантлар университеты яшәп килгәнен күпләр белми дә торгандыр әле. Әйе, республикабызда әнә шундый исемдәге уку йорты да бар.
13 ноябрь көнне ул үзенең партнерларын иртәнге чәйгә эшлекле сөйләшүгә җыйды. Талантлар университеты проекты «Стратегическое управление талантами в РТ на 2015-2020 годы» дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Ул, Татарстандагы талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклап, аларның сәләтләрен үстерү, бу потенциалны республика үсешенә җәлеп итү максаты белән оештырыла. Эшлекле иртәнге чәйгә дә Татарстандагы кадрлар агентлыклары, төрле оешма һәм предприятиеләрнең укыту үзәкләре җитәкчеләре, вәкилләре җыелган иде.
Талантлар университеты «Кооперация талантов», «Олимпиада Наставников» һәм «Открытие талантов» кебек бәйгеләр аша тормышка ашырыла. Җиңүчеләр декабрь аенда ачыкланачак.