Китап патшалыгы (әкият)
14 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Айтуганова Альбина Динаровна, ТР Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы
Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике патша. Алар икесе дә зур патшалык белән идарә иткәннәр. Галим патша илендә гап-гади кешеләр яшәгән. Алар акыллы һәм белемле булганнар, китап яратканнар.
Энциклопедия исемле патшаның илендә бик күп китаплар яшәгән. Тирә-яктагыларга аң-белем өләшкәнгә күрә, бу патшалыкны Белем иле дип атаганнар. Белемне сатмаганнар, теләгән кешегә бушка биргәннәр. Башка патшалыклардан килеп, биредә күп нәрсәгә өйрәнә торган булганнар.
Энциклопедия патша Галим патша белән бик дус булган, шуңа күрә аларның илендә яшәүче китаплар һәм кешеләр гел аралашып яшәгәннәр, бердәм булганнар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Китап патшалыгы (әкият) | 10.66 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: