«Татар моңы» халыкара конкурсының төп этабы башлана
13 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының төп этабы башлану турында хәбәр итә.
Конкурска быел барлыгы 302 гариза килгән. Шуларның 156 сы – Россия төбәкләреннән, 146сы – Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләреннән. Сайлап алу турлары йомгаклары буенча II турга 74 конкурсант узган: аларның 30ы Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән. Конкурс 3 этапта үткәрелә: I тур – сайлап алу; II һәм III турлар - телевизион, алар ноябрьдә Казанда булачак һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында туры эфирда күрсәтеләчәк.
Конкурсның йомгаклау концерты 29 ноябрьдә 19.00 дә «Пирамида» да булачак.