Тукай укучылары Санкт-Петербург буйлап сәяхәт кылды
28 Oct, 2015 Ленар 0
Чыганак:
Мәктәп укучылары өчен Россия буйлап мәдәни-агарту маршруты кысаларында Тукай районының утыз мәктәп укучысы педагоглар җитәкчелегендә күптән түгел Санкт-Петербургта булып кайттылар.
Әлеге сәяхәткә районыбызның төрледән-төрле фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә катнашучы сәләтле балалар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әнидән башка тәрбияләнүче ятим балалар барды. Эрмитажда үткән экскурсия дә аларга аеруча ошаган. Биредә балалар Бөек Ватан сугышы еллары турында бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле яңа мәгълүмат ишетә алганнар, дип яза Тукай районы газетасы.