КФУ “Садыйков укулары” III халыкара конференциясен уздырырга җыена
13, 14 ноябрьдә КФУда “Садыйков укулары” III халыкара фәнни-мәгърифәти конференциясе уздырылачак. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Марат Борисович Садыйков (1932-2009) истәлегенә багышланган конференция “Идеяләр шәүләләре һәм чынбарлык өрәкләре” темасын ачуга корылган.
kpfu.ru сайты шул хакта хәбәр иткәнчә, әлеге чарада сөйләшү 4 секциядә алып барылачак: яңа рухи кыйммәтләр булдыруга юнәлтелгән эшчәнлектә заманча технологияләр; гуманизм идеясе: кешене кешеләштерү яки иҗтимагый аң белән манипуляцияләү; виртуальдан чынбарлыкка үтеп керү формасы буларак мәгълүмати технологияләр һәм интернет; социаль проектлау.
Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Михаил Дмитриевич Щелкунов җитәкчелегендә ике дистәгә якын галим кергән оештыру комитеты “Садыйков укулары” III халыкара конференциясен уздыру өчен җаваплы. Конференция КФУ, аның Социаль-фәлсәфә фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты, Россия фәлсәфәчеләр җәмгыятенең Татарстан бүлеге, ТР Фәннәр академиясе тырышлыгы белән оештырыла.