"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең икенче викторинасы якынлаша
Хөрмәтле портал кулланучыларыбыз!
"Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең икенче викторинасы якынлаша, 31 октябрь көнне бәйгенең икенче викторинасы узачагын искәртәбез. Бу көнне викторина 24 сәгать дәвамында узачак, викторинада Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар әдәбиятын сөючеләр катнаша ала.
Октябрь аенда әдәби викторинаны татар шагыйрәсе һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Бурнашевага (19.10.1895 - 05.11.1977) багышларга булган идек. Бу юлы викторина инде катлаулана төшәчәк, сорауларга җавапларны интернеттан гына табып бетермәскә дә мөмкин. Ә менә китапханәләргә еш йөрүче китап укучылар сорауларга җавапларны тиз арада таба алырлар, дип ышанып калабыз.
Барыгызга да уңышлар телибез, викторинада уңышлы катнашырга, уңышлы катнашу турында сертификат алырдай яхшы баллар җыярга ашыгыгыз!