Каләм осталарына – Таҗи Гыйззәт премиясе
23 Oct, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Быелгы Әдәбият елында Әгерҗедә бик матур традициягә нигез салынды. Шушы төбәктә туып-үскән, гомер буе каләмнән аерылмаган, берничә китап язган, матбугат басмаларының актив хәбәрчеләре булган каләм осталарына якташлары – Барҗы-Умгада туып үскән драматург Таҗи Гыйззәт премиясен тапшыру тантанасы булды.
Беренче тапкыр бу зур бүләккә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – аксакал язучылар Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Әлфирә ханым Низамова лаек булдылар. Варкләд-Бодьяның “Инвис“ фольклор ансамбле дә – әлеге премия иясе. Тантанада Казаннан бик күп татар язучылары һәм Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гүзәл ханым да катнашты.