Дәресләрдә ял итү өчен шигырь юллары
Елдан-ел белем бирү программалары катлаулана бара. Укучылар 5-6 дәрес буена төрле фәннәр өйрәнәләр. Фәннәрне өйрәнү, ягъни теоретик белем алу гамәли эшләр белән үрелеп бара: проект эшләре, практик һәм контроль эшләр эшләнә. Укучы физик яктан талчыга, бар вакытын укуга багышлаган баланың сәламәтлеге мәктәпне бетереп чыкканда шактый начарая. Кызыклы гына күзәтү ясаганым бар. 11 нче сыйныф укучысының “Сәламәтлек карта”сын аның 1 нче сыйныфка килгәндә теркәлгән мәгълүматлары белән чагыштырып караганда, искитмәле үзгәреш күрергә була. Өлкән сыйныфларда укучы балаларның 10% ы гына сау-сәламәт булып калган, башкаларында төрле характердагы авырулар барлыкка килгән. Бигрәк тә умыртка баганасының дөрес формалашмавы, шуңа бәйле рәвештә еш кына баш авырту, күзләрнең күрү сәләте бозылу һ.б.
Беренче сыйныфка сау-сәламәт булып килгән баланың ун ел уку дәвамында сәламәтлеген саклап калу безнең барыбызның да төп бурычы булып тора. Укучы биш-алты дәрес дәвамында парта арасында бер хәрәкәтсез утыра алмый. Укытучы аны вакыт-вакыт торгызып, актив хәрәкәтләр ясата. Дәреснең 15-20 минуты узганнан соң, физминутка, күзләргә гимнастика ясатуның файдасы турында кем генә белми икән? Федераль дәүләт белем стандартлары да шундый таләпләр куя. Мин дәресләрдә ял итеп алуны төрле шигырьләр ярдәмендә оештырам. Аларны барлык балалар да яттан белә. Шигырь юлларын сөйләү барышында аяк-кулларны, баш һәм җилкәне, күзләрне төрлечә хәрәкәтләндерәбез. Сыйныф каршында бер укучы һәр хәрәкәтне күрсәтеп тора. Ул укучылар көн саен алмашыналар. 3-5 минут эчендә актив хәрәкәтләнеп алган укучының эшләү сәләте күзгә күренеп яхшыра.
Хөрмәтле коллегалар! Мин сезгә актив хәрәкәтләр ясаганда сөйләнелә торган шигырь юлларын тәкъдим итәм.
Күңелле ял итәбез
(төрле кул хәрәкәтләре, башны як-якка бору һ.б. хәрәкәтләре ясала)
Без дәрестә күп эшлибез,
Язабыз да, укыйбыз.
Сорауларга җавап биргәч,
Ял итәргә уйлыйбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Дәресләрдә ял итү өчен шигырь юллары | 14.27 KB |