Россиядә 4нче сыйныф укучылары декабрьдә сынау тотачаклар
Декабрь аенда Россиянең 70 төбәгенең 19 мең мәктәбендә 4нче сыйныфта белем алучы 600 меңләп бала математика һәм рус теленнән сынау тотачак.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, киләчәктә бу төр эшләрне һәр уку елы азагында: 2016 елда 4нче сыйныфлар өчен, 2017нчедә 4нче һәм 5нче сыйныфларга уздыру планлаштырыла.
“Бөтенроссия тикшерү эшләре дәүләт йомгаклау аттестациясе түгел, төбәк һәм мәктәп дәрәҗәсендә үткәрелә, аларны моңа кадәр, традицион рәвештә, күп кенә төбәкләрдә һәм аерым мәктәпләрдә уздырылган еллык контроль эшләре белән чагыштырырга була”, -– дип билгеләп узган ведомство башлыгы Сергей Кравцов.
Бөтенроссия тикшерү эшләренең үзенчәлекләре булып вариантлар төзү, эшләрне үткәрү һәм бәяләү ысулларының бердәмлеге, шулай ук эшләрне бөтен ил мәктәп укучыларына бер үк вакытта башкару мөмкинлеге бирә торган заманча технологияләр санала.
Сынау эшләренең нәтиҗәләре әти-әниләргә балаларының белем алу траекториясен билгеләүдә файдалы булырга мөмкин. Шулай ук аларны төп белем алу этаплары йомгаклары буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү, мәктәпләрдә фәннәрне укытуны камилләштерү һәм төбәк белем бирү системаларын үстерү өчен файдаланып була.
Моннан тыш, проект Федераль дәүләт мәгариф стандартларын томышка ашыру нәтиҗәләрен мониторингларга ирек бирер, Россиядә бердәм белем бирү киңлеге булдыруга ярдәм итәр дип көтелә.