Казанда “Татар телендәге фәннең үсешендә киртәләр” дигән темага түгәрәк өстәл уздырыла
Иртәгә 13.00дә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Гыйлем” проекты “Татар телендәге фәннең үсешендә киртәләр” дигән темага түгәрәк өстәл оештыра. Очрашу кысаларында татарларда фәннең асылы, татарча фәнни терминология булдыру проблемалары, фәнни проектларның эш үзенчәлекләре турында фикер алышу планлаштырыла. Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәр, шулай ук “Гыйлем” проекты волонтерлары катнашыр дип көтелә.
Моннан тыш, түгәрәк өстәлдә татар телендә эшли торган фәнни-популяр проектларның берсе – “Гыйлем.про” сайтының турында да сүз булачак. Чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән әлеге проект фәнни белемне татар телендә җиткерү, татарча фәнни текстлар, инфографика һәм видеолекцияләр әзерләүгә багышланган.
Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге хәбәр итә.