Казан дәүләт консерваториясе күренекле композитор Фасил Әхмәтовның 80 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсенә чакыра
20 Oct, 2015 Раил Гатауллин 0
Фасилнең сихри көеннән
Җаннар җылына.
Татар моңын күтәрде ул
Аккош юлына, – дип язган аның турында Илдар Юзеев.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе күренекле композитор Фасил Әхмәтовның 80 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсенә чакыра! Чарада Рафаэль Сәхәбиев, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев кебек композиторның иҗатташлары, туганнары, консерваториянең фольклор ансабле, укытучылары катнаша. Эльмир Низамов, Гүзәл Җиһаншина, Базарбай Бикчәнтәев, Руслан Әбдрәфыйков, Айгөл Гардисламова һәм консерватория студентлары Фасил Әхмәтов әсәрләрен һәм аңа багышлаулар яңгыратачак.
Казан дәүләт консерваториясенең Кече залы (Большая Красная, 38) 21 октябрь, 18.00. Керү бушлай.