Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИны сентябрь аенда үткәрүнең максатка ярышлыгын бәяли
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханының "сентябрь дулкыны"н үткәрү зарурлыгын бәяләячәк. Быелга соңгы БДИны бирергә тиешлеләрнең 75 проценты гына килгән. Бу хакта журналистларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Новосибирскида узган Бөтенроссия конференциясендә хәбәр иткән, дип яза ТАСС.
"Сентябрь дулкыны"на ахыргы нәтиҗәләр әле ясалмады, әмма без 25 процентка якын укучыларның имтиханга килмәгәнен күрәбез. Хәзерге вакытта без нәтиҗәләрне анализлыйбыз һәм алар нигезендә киләсе елда сентябрь аенда имтихан үткәрүнең максатка ярашлылыгы турында карар кабул итәчәкбез. Без биредә ашыкмыйбыз, барысын да яхшылап бәяләргә кирәк", - дигән Кравцов.
9 октябрь укучылар рус теле һәм математика буенча БДИ тапшыра алган быелга соңгы резерв көне булды.