Казанда яшьләр өчен бәйге оештырыла
13 Oct, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бу – “Һөнәре буенча иң яхшысы” дип аталучы традицион конкурс. Катнашучылар үз эшләрендә иң яхшылары булуларын биш төрле белгечлек буенча раслаячак. Жюри җиңүчеләрне өч төрле яшь категориясендә билгеләячәк: 16дан 18 яшькә кадәрге, 18дән 25 яшькә кадәрге, 25тән 29 яшькә кадәрге.
24 октябрьдә Казан вертолет заводы территориясендә катнашучылар “Слесарь-инструментчы”, “Калайчы”, “Электр белән эретеп ябыштыручы”, “Металларны кисү буенча инженер-технолог”, “Фрезерчы” белгечлекләре буенча көрәшә алачаклар. “Токарь” номинациясендәге белгечләр осталыкларын А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы территориясендә күрсәтәчәк.