"Үлемем дә яңгырар җыр булып..."
11 Oct, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Яшел Үзән шәһәре 10 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалиева Лилия Илгиз кызы
Сөйгәне:
Мин озаттым аны сугышка,
Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.
Мин озаттым аны сугышка,
Мәхәббәтем булсын юлдашы.
Муса:
Көрәш озак, юлы урау булыр,
Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!
Уттан, судан исән алып кайтыр
Мәхәббәтең сөйгән егетне.
Сөйгәне (җырлый) «Сагыну” (М.Җәлил сүзләре, З.Хәбибуллин көе)
Кояш батты күптән, ә мин һаман
Авыр уйлар тулы күңелдә.
Күз алмыйча күрше урманнардан
Басып торам ишегем төбендә.
Муса:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем, мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Үлемем дә яңгырар җыр булып...” (Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль композиция) | 14.26 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: