"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең октябрь ае татар шагыйрәсе Заһидә Бурнашевага багышлана
5 Oct, 2015 Раил Гатауллин 5
Хөрмәтле порталыбыз кулланучылары, татар әдәбиятын сөючеләр!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең октябрь ае, тууына 120 ел уңаеннан, татар шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашевага (әдәби тәхәллүсе - Гыйффәт туташ) багышлана.
Белем.ру порталында октябрь ае дәвамында Заһидә Бурнашева турында мәгълүматлар урнаштыра барырга тырышабыз. Кызганычка каршы, аның тормыш юлы, иҗаты бик аз яктыртылган. Шулай да, китапханәләрдә, архивларда аның турында шактый материаллар табып була, дип исәплибез.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз - татар әдәбияты белән тирәнтен танышу рухыгызны ныгытсын, иҗади уңышларга этәрсен!
Фикерләр
milailina1@mail.ru
2 Ноябрь, 2015 - 09:37
Permalink
Хәерле көн, викторинаны
Хәерле көн, викторинаны оештыручылар!. Бәйге белемнәрне генә түгел, ә бер-беребезнең арасындагы мөнәсәбәтләрне дә якынайтты. Рәхмәт сезгә
Әлфия Мостафина
30 Октябрь, 2015 - 12:04
Permalink
Хуплау хаты
Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! "Әфәрин! -диясе килә сезгә. Гыйлем алу һәм үзеңне сынау өчен күпме мөмкинлек бит, ә!!! ."Гыйлем-күңел күзен ача",-дип.хак әйткән күренекле шәхесебез Риза Фәхретдин. Ә Гыйффәт Туташ исеме үзе ни тора! Күбрәк сөйләргә, язарга кирәк алар хакында. Мәртәбәле эшегездә (эшебездә) уңышлар юлдаш булсын1
Раил Гатауллин
30 Октябрь, 2015 - 23:08
Permalink
Рәхмәт! Викторинада көтеп калабыз!
Рәхмәт, Әлфия ханым! Сезне викторинабызда көтеп калабыз. Башланырга санаулы минутлар калды.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Әлфия Мостафина
30 Октябрь, 2015 - 11:49
Permalink
Хәерле көн
Хәерле көн
Ләйсән
5 Октябрь, 2015 - 19:31
Permalink
РӘХМӘТ СЕЗГӘ!
Бу белдерүне күргәч, күзләремә яшьләр килде...(Заһидә Бурнашева - әтием ягыннан дүртенче буын туганым.)