Май-сентябрь айларының иң яхшы ресурсын сайларга тәкъдим итәбез!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Без сезнең өчен 2014 ел башыннан алып Белем.ру порталында урнаштырылган ресурслар арасыннан ай саен иң яхшыларын сайлап алу мөмкинлеген булдырган идек. Бәйге-акция татар телендә белем бирү сыйфатын күтәрү максатыннан булдырылды.
Кайбер кулланучыларыбыз әлеге матур һәм файдалы традицияне быел да үткәрүебезне сорадылар. "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе быел да дәвам итәчәк! Җиңүчене махсус бушлай сертификат белән бергә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына 2 кешелек чакыру билеты да көтә. Андый ресурсларның авторлары бу турыда инде яхшы беләләр.
Һәм тагын бер сез көтеп алган яңалык (!). 2014 елның 1 гыйнвар көненнән соң безгә ресурс юллаган һәр ресурс авторының Белем.ру порталында фәнни хезмәте яисә мәкаләсе урнаштырылуы турында сертификат алу мөмкинлеге булачак! Сертификатлар тапшыру 1 ноябрь көнне башланачак. Ул бары тик әлеге бәйге-акция кысаларында тапшырыла, чөнки, нәкъ менә әлеге чараны оештыра башлаганнан соң, порталга ресурслар икеләтә игътибар белән тикшерелеп урнаштырылдылар.
Бәйге-акциянең әлегә төп иганәчесе юк, шуңа да сертификатлар түләүле булачак (электрон форматта, бәясе 100 сум). Әлеге акчалар порталны яхшырту, үстерү белән бергә алдан планлаштырылган "Елның иң яхшы ресурсы"н ачыклау, әлеге ресурс авторын бүләкләүне оештыру максатларында да тотылачак. 2015/16 уку елының иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү 2016 елның сентябрь ае дәвамында оештырылачак. Җиңүчене бүләкләү "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кысаларында үткәрелер, дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, порталга ресурслар "Заказлар һәм ресурслар кабул итү" битендә кабул ителәләр. Шунда ук сертификат соратып та элемтәгә керү мөмкин булачак.
Ә әлегә май-сентябрь айларының иң яхшы ресурсын сайлап алыйк. Тавыш бирү нәтиҗәләре 15 октябрь кич белән билгеле булачак.
Тавыш бирү өчен бирелгән сылтама буенча күчегез, гадел тавыш бирүегезгә ышанып калабыз!