Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашу кичәсе эшкәртмәсе
- Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле укытучыларыбыз! Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр һәм укытучылар көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне, укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
- 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан без дә сез кадерлеләребезне кунакка дәштек.
- Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайлар турында алай еш уйламыйбыз.
- Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.
- Кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга (оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге бәйрәмебезгә чакырдык. Бу бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашу кичәсе эшкәртмәсе | 11.26 KB |