Казанда "Россиянең Ел укытучысы" бәйгесе ачылды
Мөгаллимнәр арасында иң абруйлы саналган “Россиянең Ел укытучысы” бәйгесенең финалы быел Татарстанда уза. Республикабыз бөтен илдән үз һөнәрендә иң яхшысы дип табылган 78 педагогны кабул итә. Укучылардан сынау алырга, аларга билге куярга гадәтләнгән мөгаллимнәрнең хәзер үзләренә бәя бирәчәкләр. Г. Камал исемендәге театрда кичә бәйгенең тантаналы ачылышы булды.
“Россиянең ел укытучысы” бәйгесендә традициягә салынганча, финал ел саен былтыргы җиңүченең туган ягында уза. Татарстанның бу мәртәбәле бәйгене бер дә кабул иткәне юк иде әле. Узган елда исә конкурсның күпьеллык тарихында республикабыз мөгаллиме абсолют җиңүче булып табылды. Нурлат шәһәренең биология укытучысы Алла Головенькина үз көндәшләреннән өстенрәк булып, иң-иңе исеменә лаек булды.
Билгеле, горурлык белән бергә, бөтенроссия бәйгесенең финалын уздыру хокукы республикабызга зур җаваплылык та өсти. Әйтик, быелгы республикакүләм бәйгедә җиңү яулаган укытучыга начар чыгыш ясарга ярамый. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ул иң көчле бишлеккә керергә тиеш дигән бурыч куйды.
Быел республика данын Казанның Киров районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 151нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова яклый. Республикакүләм бәйгедә ул иң яхшысы дип табылды һәм хәзер илнең иң яхшы 78 укытучысы белән бер төркем сынауларда үз-үзен күрсәтәчәк.
- Укытучы һөнәренең иң төп сере ул – балаларны, үз һөнәреңне ярату. Минем укытучылар бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Әмма шундый югары дәрәҗәгә ирешкәнем юк иде. Мин үземне, үз мәктәбемне генә түгел, Казанны, бөтен республиканы тәкъдим итәм. Бу – бик зур җаваплылык. Сынаулар җиңелләрдән булмаячак. Инде иртәгә мин беренче булып дәрес бирәчәкмен, аннары тагын бик җитди ярышлар көтә. Иң мөһиме - үз-үзеңне гадәти тоту, - диде Евгения Родионова.
Бүгенге көн укытучысына бик зур таләпләр куела. Сәләтле, тирән белемле, иҗади эшләүче, заманча технологияләрне уңышлы куллана белгән кешеләр мәктәпләргә бик кирәк.
- Укытучы һөнәрен кемдер баналь, гадәти дип атый. Әмма бу алай түгел. Укытучы һөнәре ул уникаль. Барысы да нәкъ укытучыдан башлана бит. Гомер буе без иң яхшы остазларыбызны искә алабыз, - дип билгели «Учительская газета» баш мөхәррире Петр Положевец.
«Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең финал этабы, гадәттәгечә, Укытучылар көне якынлашкан көннәрдә уза. Кичә Камал театры йөзләгән иң изге һөнәр иясен каршылады. Бәйгене тантаналы рәвештә Россиянең Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
Дмитрий Ливанов сүзләренчә, илебез быел Укытучылар көнен юбилейлы – 50 нче тапкыр билгеләп узачак.
– Сез – барыгыз да җиңүчеләр, Үз төбәгегездә сез инде иң яхшылар исеменә лаек булдыгыз, югары профессионаллар булуыгызны расладыгыз. Әмма инде алда безне финал көтә. Ул җиңел булмаса да, бик кызыклы узачак, - дип, ул барлык укытучыларга да уңышлар теләде.
Рөстәм Миңнеханов бәйгенең Казанда узуына Алла Головенькинага рәхмәтлебез дип билгеләп узды.
- Безгә хәзер Татарстанны күрсәтергә кирәк. Сезнең барыгыз да көндәшлекнең ни икәнен белә инде. Иң көчле конкурсант җиңүче булыр дип ышанабыз. Тагын киләсе елда да бәйгене Казанда үткәрергә туры килсә, без бер дә каршы түгел, - диде Татарстан Президенты.
"Ел укытучысы-2015" бөтенроссия конкурсы финалы 24 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр узачак.