Республика көллиятләре һәм техникумнары студентлар үзидарәсе лидерлары автивлар мәктәбендә белемен күтәрәчәк
24-27 сентябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә республиканың урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары өчен активлар мәктәбе уздырыла. Әлеге мәктәп ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары советы һәм ТР Студентлар лигасы тарафыннан имзаланган килешүне тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Бу мәктәптә ТР һөнәри белем бирү йортларыннан студентлар үзидарәсенең 150дән артык лидеры, студентлар советы рәисләре һәм активистлары катнаша.
Чараның программасы белем бирү курслары, тренинглар, проект һәм оештыру менеджментын күз уңында тота. Белем бирү өлешеннән тыш, катнашучыларны күңел ачу программасы: концертлар, тамашалар һәм уеннар көтә.
Форумның төп максаты – һөнәри уку йортларында ТРда студентлар үзидарәсе үсеше стратегиясенә нигезләнәчәк студентлар советларын булдыру һәм үстерү буенча бердәм концепция төзү.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.