Казанда “Ак яулыклы дәү әнием” шәһәр бәйгесе үткәрелә (+ Нигезләмә)
Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре иҗтимагый оешмасы
Әлеге бәйге өлкән кешенең гаилә кыйммәтләрен саклаудагы әһәмиятен күтәрү, рухи-әхлакый һәм милли традицияләрне яңарту, яшь буынны халык педагогикасы традицияләрендә тәрбияләү, буыннар чылбырын ныгыту һәм саклау максатыннан үткәрелә.
Бәйгене гамәлгә куючылар һәм оештыручылар
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе;
- “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Яшь ТНВ” телеканалы;
- Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре иҗтимагый оешмасы;
- “Елга аръягы” балаларга өстәмә белем бирү үзәге.
Бәйгедә Нигезләмә шартлары буенча билгеләнгән вакытка кадәр гариза җибәргән, Казан шәһәренең урта гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы, татар телен яхшы белгән 1-11 сыйныф укучылары дәү әниләре белән катнаша ала.
Бәйгенең сайлап алу туры 2015 елның 5 октябрена кадәр уздырыла. Бәйгедә катнашучыларга методик һәм оештыру ярдәме күрсәтелә, репетицияләр оештырыла. Җанатарлар төркемендә якын туганнар катнашуы хупланыла.
Гаризалар 2015 елның 1 октябренә кадәр hayrullina.madina@yandex.ru электрон адресына кабул ителә.
Тулы мәгълүмат алу өчен бәйгенең нигезләмәсе белән танышырга тәкъдим итәбез.