Белем.ру порталында "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесен үткәрүгә әзерлек бара
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Бу көннәрдә Белем.ру порталында "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенә әзерлек бара. Сезне порталыбыздагы кайбер үзгәрешләр белән таныштырып үтәбез.
Беренчедән, кулланучыларга бәйгеләрдә катнашу өчен теркәлү бите яңартылды. Ул гына да түгел, элек теркәлгән кулланучылар да профильләренә кереп үзләре турында мәгълүматны яңарту/өстәү мөмкинлеге булдырылды. Белем.ру порталында уздырыла торган бәйгеләрдә катнашучы кешеләр яңартылган профиль битендә үзләре турында өстәмә мәгълүматны өсти алалар. Шәхси мәгълүмат бары тик портал җитәкчелегенә һәм кулланучыларның үзләренә генә күренә, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырганда, тантаналарга чакырганда һ.б. шундый очракларда кулланылачак.
Икенчедән, порталда онлайн-бәйгеләрне, викториналарны, онлайн-тестлар үткәрү өчен система булдырыла. Алар белән якын арада танышу мөмкин булыр, дип уйлыйбыз.
Өченчедән, "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең рәсми сайты якын көннәрдә яңартыла башлый һәм кулланучылар өчен вакытлыча ябык булачак. Октябрь аенда финалистлар исемлеген кулланучыларыбызга яңартылган сайтта хәбәр итә алырбыз, дип ышанып калабыз.
Безнең белән бергә булыгыз, безнең белән бергә сез дә белемнәрегезне ныгытыгыз, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә җиңү яуларлык дәрәҗәдә татар әдәбиятын өйрәнегез! Киләчәк - белемлеләр кулында! Белемле татарлар булганда гына татар иленең киләчәге ышанычлы һәм якты булыр!