Түбән Камада педагогик идеяләр ярминкәсе булды
5-6 август көннәрендә Түбән Камада беренче тапкыр педагогик идеяләр ярминкәсе уздырылды. Шәһәрнең 83нче балалар бакчасы базасында үткәрелгән ярминкәсенең төп темасы балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү иде.
Шуны да билгеләп узу кирәк: чараны уздыру урыны очраклы рәвештә сайланмаган – 83нче балалар бакчасы шәһәрдә ике дәүләт телен өйрәтү буенча белем бирү-методик комплексын гамәлгә ашыра торган төп мәйдан булып тора.
Дидактик уеннар смотр-конкурсы “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясе, ТР телләре турындагы закон, шулай ук “Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырылды. Анда гариза биргән һәркем катнаша алды.
Шәһәр педагоглары хозурына 500ләп дидактик уен, уку ярдәмлеге һәм электрон уен тәкъдим ителде. Әлеге материаллар исә педагоглар тарафыннан 3-7 яшьлек балалар өчен эшләнгән.
Ярминкәгә 300дән артык кеше килде. Материаллар белән танышкан һәркем аларга бәя бирә һәм үз тәкъдимен кертә алды. Ярминкәгә килүчеләрнең фикерләре шулай ук жюри тарафыннан исәпкә алыначак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы сентябрь аенда үткәрелер дип көтелә, диелә Түбән Кама муниципаль районы сайтында.