belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре

Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре

8 Aug, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре
Ресурс авторы: 
ТР Әлки муниципаль районы “Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Әхтәмова Энҗе Данияр кызы, җитәкче - югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Гүзәлия Ислам кызы

Гаяз Исхакый – зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора. «Татарлар, – ди Гаяз Исхакый, – борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы халык, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул, дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк». «Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?» – дигән сорауга язучы җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра. Иң асыл рухи – әхлакый кыйммәтләрнең, дөрес яшәү кануннарының ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган булуын искәртә.

Гаяз Исхакый әсәрләрендә гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбиясен, милли тәрбияне  сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин итүдә һәм кешене тәрбияләүдә төп чара булып милли тәрбия, акыл, гыйлем тора.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре935.47 KB
Ресурс төре: 
Презентация
Фәнни-эзләнү эше
Тематика: 
Гаяз Исхакый
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 08.08.2015 - 16:24): http://belem.ru/node/5820