Апрель аеның иң яхшы ресурсы өчен сертификат Актанышка китә
Елның кайсы ае булуына карамастан, Белем.ру порталы мәгълүматлар һәм файдалы белем бирү ресурслары белән тулыланып тора. Һәм без, гадәттәгечә, ай саен сезнең белән бергә порталыбызга килгән ресурсларның иң яхшыларын ачыклый торабыз.
Апрель аенда Белем.ру порталына барлыгы 12 ресурс кабул ителеп урнаштырылган иде. Кулланучыларыбыз фикеренә караганда, апрель аеның иң яхшы ресурсы бүгенге көн өчен мөһим темага - дөньяда сугыш һәм тынычлык темасына багышланган. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, әлеге ресурсның игътибарга алынуы аңлашыла да.
"Тирәнәя һаман яралар" дип исемләнгән ватанпәрвәрлек дәресе планын безгә Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең VI класс җитәкчесе Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы юллаган.
Апрель аенда порталда урнаштырылган ресурслар арасыннан кулланучыларыбызга шулай ук "Безнең уен (Факил Сафин тормышы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен)" һәм "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уены хуш килде.
Без барлык ресурс авторларына да татар телендә белем бирү юнәлешендә актив эш алып баруларына тирән ихтирамыбызны белдерәбез, алдагы эшләрендә уңышлар көтеп калабыз!
Ә инде бу айның җиңүчесен махсус сертификат һәм бүләккә Г.Камал театрына 2 кешелек чакыру билеты көтә. Акция дәвам итә!