belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Гаиләмне бик яратам (I love my family)

Гаиләмне бик яратам (I love my family)

30 Apr, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Гаиләмне бик яратам (I love my family)
Ресурс авторы: 
ТР Казан шәһәре Авиатөзелеш районы «33нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызы

1. Фонетик күнегү үткәрү.

Т.т.у. Дәрестә матур итеп сөйләр өчен татар телендәге авазларны кабатлыйбыз: ә, ө, ү, җ, һ, ң. Тактага карагыз: әнием, әтием, сеңлем, синең, җаным, үскәнем, кияү, дәү әни, һәм, һәркем. Афәрин!

И.т.у. We will tell some tongue twister. Repeat after me.

2. Өй эшен тикшерү.

Т.т.у. Карагыз әле, укучылар, ике телдә дә охшаш авазлар бар. Нинди?

Укучылар: ә, ң, ө, һ.

Т.т.у. Хәзер өй эшен тикшерәбез. Ш.Маннурның телләр турында шигырен сөйлибез.

(Настя, Катя, Адиля - 3 укучы, шигырь сөйләү)

Т.т.у. Яхшы, рәхмәт, укучылар. Дөрес, безгә күп телләр белергә кирәк. Шуның өчен безнең бүген дәрес тә ике телдә уза. Ике тел дә сезнең өчен чит, ләкин инде таныш телләр.

3. Дәреснең максатларын әйтү.

И.т.у.  Today we were going to speak about our  family and our relatives. “Гаиләмне бик яратам (I love my family)” 

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Гаиләмне бик яратам (I love my family)18.5 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Татар теле (рус мәктәбе)
Берничә предмет
Чит телләр
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.05.2015 - 19:35): http://belem.ru/node/5786