Татар теле һәм әдәбияты, шулай ук көнчыгыш телләре (төрек һәм гарәп) буенча республика олимпиадалары нәтиҗәләре билгеле
3 Mar, 2015 Ленар 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
2015 елның 8-20 февралендә Казанда татар теле һәм әдәбияты, шулай ук көнчыгыш телләре (төрек һәм гарәп) буенча укучылар өчен республика олимпиадасы узды. Олимпиадада республика мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында укучы 907 бала катнашты.
Олимпиаданың комиссия эшендә, Казан (Идел буе) федераль университетының Тарих һәм көнчыгыш телләре институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия ислам институты галимнәре катнашты. Гадел жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча 32 укучы җинүче һәм 202 укучы призер дип танылды.
Республика олимпиадалары нәтиҗәләрен биредә карарга мөмкин.