9 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән Бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма материал
27 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Чирмешән районы Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Гакилә Габдрахим кызы
А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була?
Яңгырдан соң һава нинди?
- Яңгырларына хәтле көләч, җанга тансык бит!
- Бәлки, яңгырдан соң сафланып, яктырып киткән дөньяга сокланып-хозурланып баруыдыр, бәлки, җәйге татлы һавадан исереп, изрәп-йомшап киткәндер.
- Җылы яңгырдан соң һава сулап туймаслык, тузаннан арынган дөньяның садә, пакь төсләре күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли.
- Ә бит матур, бигрәкләр дә матур безнең якларда җәй башы!
А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.
- алтын
- пакь
- илаһи
- газиз
А3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
- төрле
- көләч
- туфрак
- күзләрне
А4. Орфографик хаталы сүзтезмәне табыгыз.
- татлы хавадан
- яшь игеннәр
- кара тасма
- картлар сагышы
А5. Дөньяда сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?
- һәмзә тартыгын белдерү өчен
- иҗекне нечкәртү өчен
- тартыкны нечкәртү өчен
- аеру билгесен белдерү өчен
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
9 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән Бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма материал | 71 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: