belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Антонимнар

Антонимнар

26 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Антонимнар
Ресурс авторы: 
ТР Аксубай муниципаль районы МБГББУ “Яңа Үзи төп мәктәбе”нең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алембикова Люция Габдрахман кызы

Шигырь юлларын игътибар белән укыйбыз. Антонимнарны табабыз. Авторларын күзәтәбез.

  1. Татлы да ул үзе, ачы да ул,
    Бәрәкәтле дә соң ул үзе.
    Сынаулары бихисап күп аның,
    Кеше дустым, бул син, бул түзем.

Газиз Кашапов

  1. Синсез үтә, тиңсез үтә
    Иртәләрем – кичләрем ...
    Айлар буе, еллар буе
    Юксындырсаң, нишләрмен?!

Хәсән Туфан

  1. Тауга  мендем, йолдызлардан
    Карармын, диеп.
    Сикереп төштем дәрьяларга
    Агармын, диеп.

Газиз Кашапов

  1. Сагышларымны тарата,
    Кайгыларымны агарта,
    Дусларымны яклаттыра,
    Дошманымны яраттыра
    Шигърият!

Миңнеруй Гайфуллина-Хабибуллина

  1. Ак кәгазьгә эзләр төште:
    Кара каләм эзләре.
    Ак һәм кара - яшәешнең
    Капма-каршы төсләре.

Гөләндәм Галиев

Беркетелгән файлКүләме
Microsoft Office document icon Антонимнар (5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)92 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.02.2015 - 13:33): http://belem.ru/node/5732