Шамил Усмановның “Ачылган йозак” хикәясен өйрәнү
1 нче укучы. Әсәрдә күтәрелгән тагын бер проблема – гади эшче белән җитәкче арасындагы мөнәсәбәт. Антроповка фабрикасының мастерскоенда слесарь булып эшләүче Фәхри белән мастерскойның башлыгы – механик арасында киеренке мөнәсәбәт урнаша. Механик үз кулы астында эшләүче Фәхригә аз хезмәт хакы билгели, аны авыр эшләргә куша. Үзен оста белгечкә санаучы Фәхри моның белән килешә алмый. Монда Фәхринең үзендә дә гаеп бар, дип уйлыйм. Әле яңа гына эшкә урнашкан эшчесе турында җитәкче белеп бетермәскә мөмкин.
2 нче укучы. Минем уйлавымча, әсәрдә кешене рәнҗетү, рәнҗеш проблемасы да бар. Фәхри, ярдәм итәсе килеп, конторага йозакны ачып бирергә килә. Моны хуплыйсы урында, механик аны куып чыгара. Моңа Фәхри бик гарьләнә һәм рәнҗи.
3 нче укучы. Мин әлеге хикәядә һөнәрле булу, хезмәт сөю проблемасы яктыртылган, дияр идем. Фәхринең яратып эшли торган эше бар, ул моңа зур тырышлык куеп өйрәнгән.
Укытучы. Укучылар, “Ачылган йозак” хикәясендәге проблемаларны дөрес билгеләдегез. Әмма тагын бер проблемага игътибар итик әле. Ул да булса – ярдәмчеллек, кеше хәленә керә белү проблемасы. Иң җаваплы мометта Фәхри дөрес карар кабул итә: үзенең горурлыгын һәм үпкәсен җиңеп, конторага йозакны ачарга китә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Шамил Усмановның “Ачылган йозак” хикәясен өйрәнү (VI сыйныф, татар әдәбияты) | 904.72 KB |
Фикерләр
Илгиз
25 Февраль, 2015 - 15:45
Permalink
"Ачылган йозак"
Дәрес бик эчтәлекле, тәрбияви характерда. Рәхмәт.