21 февраль - Халыкара туган тел көне!
Бүген - Халыкара туган тел көне. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Белем.ру порталы да үз кулланучыларын дөнья күләмендә туган телләргә игътибар көне белән чын күңелдән тәбрик итә. Бәйрәм белән котлап сезгә порталыбыз җитәкчесе Раил Гатауллинның "Туган телем" шигырен ирештерәсебез килә.
“Әтием” дип, “Әнием” дип
Ачылган безнең телләр.
Туган телдә бишек җырын
Тыңлап узгандыр төннәр.
Әлифбадан хәреф танып
Укый-яза башладык.
Туган телдә белем алып
Күп ачышлар ясадык.
Без дә үстек, дөньялар да
Киңәйде инде хәзер.
Туган телне галәмгә дә
Илтергә бүген әзер.
Туган телем, газиз телем,
Син – галәмнең ачкычы.
Туган телең исән булмау –
Кайгының иң ачысы.
Туган телем – татар теле
Син – гомерлек юлдашым.
“Туган телем мәңге яшәр!” -
Дип киләдер юрасым.
Туган телгә зур ихтирам белән, Белем.ру порталы редакциясе