Яңа елда Белем.ру порталында конкурслар дәвам итә
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Яңа елны әле генә каршы алдык кебек тоелса да, инде яңа 2015 елның бер ае үтеп тә китте. Бер ай үтеп киткән икән, димәк, яңа елның иң яхшы ресурсларын барлау вакыты да килеп җитте дигән сүз.
Гыйнвар аенда мәктәпләрдә кышкы каникуллар булуына карамастан, алай ук күп булмаса да, порталга кулланучыларыбыздан ресурслар килү дәвам итте. Без алар белән танышып чыктык һәм порталыбызга урнаштырдык. Хәзер инде эшне - алар арасыннан иң яхшысын сайлап алуны - сезгә тапшырабыз.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Тавыш бирүдә катнашкан ресурслар белән яхшылап танышып чыгыгыз, алар арасыннан иң ошаган бер яисә берничә ресурска үз тавышыгызны бирегез.
Сезнең гаделлеккә ышанабыз, иң яхшы ресурс хөрмәткә һәм игътибарга лаек булсын, дип теләп калабыз!