Балалар арасында рәсем конкурсы старт алды
2 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
"Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмәләр залы 4-14 яшьлек балалар арасында "Кирмәнчек образын тудыр" ("Создай образ Кремлёнка") дип аталган рәсем конкурсында катнашырга чакыра.
Кремлёнок — уйдырма персонаж, "Манеж" залында уздырылучы балалар бәйрәме һәм төрле чаралар герое. Аның нинди булуын, ничек киенүен һәр бала үзе хәл итәчәк.
Рәсем янына кечкенә генә шигырь иҗат итәргә дә була. Иҗат эшләре дүшәмбедән тыш һәр көнне 10:00-17:00 сәгатьләрдә 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Адресы: Кремль, "Манеж" күргәзмә залы.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!