belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Телдән сөйләмдә мимика һәм ишарәләр

Телдән сөйләмдә мимика һәм ишарәләр

24 Jan, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Телдән сөйләмдә мимика һәм ишарәләр
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Таҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Исәнмесез!

- Күрәсезме укучылар безнең дәрестән тыш эшчәнлегебезгә күпме кунак килгән. Әйдәгез, килгән кунакларга карап, елмаеп, исәнләшеп алыгыз әле.

- Без бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

- Гади “исәнмесез”дән башка бер сүз дә әйтмәдек.

- Укучылар, сез тагын нинди исәнләшү сүзләрен беләсез? (Исәнмесез, әссәламәгаләйкем, салют, кайнар сәлам, привет, саумы; Исән-имин яшисезме? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? ...)

- “Исәнмесез” сүзен без көн саен әйтәбез. Ә менә шул гади генә тоелган “исәнмесез” сүзе нинди мәгънәгә ия? (“Мин сине күрәм, кеше. Син миңа ошыйсың. Белеп тор, мин сине хөрмәт итәм, синең дә мине хөрмәтләвеңне телим. Мин сиңа иң кадерле нәрсәләр: исәнлек, тынычлык, бәхет, шатлык телим” – ди бу сүз.)

- Әйе, укучылар, исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү.

Исәнләшү ул – игътибарлылык билгесе.

Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерү.

Исәнләшү ул – әдәплелек билгесе.

Кешенең әдәпле булуы әнә шул “исәнмесез” сүзеннән башлана да инде.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Телдән сөйләмдә мимика һәм ишарәләр (“Риторика” фәне юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек, 1 нче сыйныф)35.49 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Журналистика
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.01.2015 - 15:33): http://belem.ru/node/5700