Татарстан укучыларының кышкы каникуллары башланды
30 Dec, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген республика укучыларының кышкы каникуллары башланды. Каникуллар ике атна дәвам итә һәм 11 гыйнварда тәмамлана, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Кышкы каникулларда балалар белән ата-аналар да ял итә ала. Республикада 1-11 гыйнвар ял көннәре дип игълан ителде.
Искәртеп узабыз, тармак министрлыгы 2014-2015 елларда балаларның оештырылган ялын тәэмин итү һәм ата-аналар үтенече буенча каникулларның бердәм срогын тәкъдим итте. Закон нигезендә каникуллар срогы турындагы карарны аерым мәктәп администрациясе үзе хәл итәргә хокуклы, әмма күпчелек ата-аналар фикере буенча републиканың барлык мәктәпләрендә каникуллар берьюлы булу балалар һәм өлкәннәр өчен дә уңайлы.