Татарстан мәктәпләре укучылары республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды
21 декабрь көнне Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды.
“Татнефть-Арена” боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп укучы, катнашты.
Бәйрәм программасы “Татарстан мирасы” бренды видеоролигы белән ачылды. Сценарий үзе “Нәрсә соң ул Яңа ел, яки бер кар бөртеге” темасына багышланган иде. Әкиятне сәхнәләштерүдә бөтен республикадан 800 гә якын яшь артист катнашты.
Шоуны Яр Чаллының “Татарстан”, Алабуганың “Камские зори” бию ансамбльләре, Менделеевскиның “Кристалл” эстрада биюе ансамбле, Актанышның “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, фигурист, акробат, футбол фристайлерлары һәм башкалар чыгышы бизәде.