Казанда “Кыш бабайга хат” балалар хәйрия акциясе старт алды
Казанда Яңа ел алдыннан шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының Казанның доброволецлар үзәге белән берлектә оештырылган “Кыш бабайга хат” традицион хәйрия акциясе старт алды.
Быел акция Казанның балалар йортлары һәм приютларыннан ятим балалар, күп балалы аз керемле гаиләләрдән инвалид балалар һәм катлаулы тормыш хәленә калган 14 яшькә кадәр булган балаларга кагылачак, дип хәбәр ителә комитеттан. Хәйрия акциясе 6-28 декабрь көннәрендә уза.
Теләк-үтенечле хатлар “Тандем” һәм “Мега” сәүдә комплексларындагы, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының бинасындагы Яңа ел чыршыларында урнаштырылган. Теләге булган һәркем чын тылсымчыга әйләнеп, бала хатында күрсәтелгән бүләкне сатып алып сабый хыялын тормышка ашыра ала. Балалар һәм яшьләре комитеты хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарыннан әлеге бүләкләрне тапшырачак.
Казанлыларны әлеге хәйрия акциясендә катнашып, игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ булган балаларны шатландырырга чакыралар.