Физика һәм математика укытучыларының республикакүләм форумы була
10 Dec, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2014 елның 11 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә республикакүләм физика һәм математика укытучылары Форумы узачак. Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәскәү дәүләт педагогика университеты ректоры Алексей Семенов, математика һәм физика укытучылары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлар катнашачак.
Әлеге чарада катнашучылар республикада физика-математика буенча белем бирүнең үсеше, математика һәм физиканы укытуга заманча якын килү,әлеге предметларны укытуда нәтиҗәле технологияләр кебек актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак.