Казан федераль университетының ИВМиИТ-ВМК командасы - финалда!
IBM фирмасы белән компьютерлар уйлап чыгаручы АСМ халыкара галимнәр оешмасы 30 елдан артык укучылар һәм студентлар командалары арасында олимпиада оештырып килә. Әлеге олимпиада өч турда оештырыла. Октябрь аенда чирек финал ярышлары Саратовта үткәрелде, анда Идел буе һәм Кавказдагы 140 югары уку йортыннан студентлар катнашкан иде. Декабрь башында исә БДБ илләре арасында 1000 командадан чирек финалны откан 200 команда җыелды. Һәм шулар арасыннан, гадәттә, 12-15 команда гына финалга уза.
Олимпиаданың финал өлеше ел саен төрле илләрдә уздырыла. Быелгы финал бу уку елының азагында - 2015 елның 25 нче июнендә Марокконың Маракеш шәһәрендә узачак.
Быелгы олимпиадада Татарстаннан Казан дәүләт университеты (КФУ), КНИТУ-КАИ, Түбән Камадан ХТИ студентлары катнаштылар.
Быел Казан федераль университетының ИВМиИТ-ВМК командасы (магистрлар: Гайнитдинов Динар, Бутин Владимир, Ямилов Рамис), беренче тапкыр 2нче дәрәҗәдәге диплом яулап һәм ярымфиналны узып, финалга Мароккога барачак (Казан дәүләт университеты командалары 2002 елдан бирле төрле елларда олимпиаданың чирек финалында дипломнар яулап, ярымфиналга узып икенче дәрәҗәдә дипломнар алып кайталар, моңарчы финалга уза алмыйлар иде әле).