Әминә Бикчәнтәева – “Тәмле сүз”
6 Dec, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Башкортстан Республикасы Благовещен шәһәре А.Я. Першин ис. 4 нче номерлы муниципаль гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Мәхмүтова Әлфинә Фәрит кызы
Әңгәмә:
- Укучылар, сез тәмле сүзен ничек аңлыйсыз? (слайд)
- Ә Гөлкәй бу сүзне ничек аңлаган? (тексттан табу)
- Гөлкәйләргә кем кунакка килгән? Ул аңа нәрсә бүләк иткән?
- Курчакны сурәтлә. (слайд)
- Ни өчен кунак апа башта Гөлкәйне мактый, ә соңыннан шелтәли?
- Ни өчен Гөлкәйнең әнисе оялды?
- Гөлкәйнең хатасын тап. Сез ничек уйлыйсыз, ул ни өчен дустына юләр ди? Ни өчен ачулана?
- Гөлкәйнең уңай һәм тискәре якларын табыгыз, атагыз. (слайд)
- Хикәя ничек тәмамлана? Проблемасы.
- Сез ничек уйлыйсыз, автор ни өчен бу әсәрне язган?
- Сез нинди тәмле сүзләр беләсез? (өй эшен күрсәтеп, тәмле сүзләрне атарга) (слайд).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясе белән таныштыру | 4.73 MB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: