Ноябрь ае ресурслары белән танышырга чакырабыз!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз, порталыбызга ресурс юллаган фәнни хезмәтләрнең авторлары!
Ноябрь аенда безне шунысы куандырды - порталыбызга ресурслар Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килде.
Безне куандырган икенче яңалык - соңгы айларда Белем.ру порталына килгән ресурсларның сыйфаты артканнан-арта бара. Алар эчтәлек ягыннан да, фәннилек ягыннан да, материалның бирелеше ягыннан да яхшырганнан-яхшыра бара. Бу айда порталыбызга шундый сыйфатлы 19 ресурс кабул ителде, эшкәртелде һәм урнаштырылды.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Ресурслар барысы да диярлек бик яхшы, сыйфатлы һәм эчтәлекле. Шуңа күрә алар белән иң элек яхшылап танышып чыгыгыз, кирәклеләрен эшегездә файдалану өчен сайлап алыгыз. Ә инде иң яхшы ресурслар өчен (берьюлы берничә ресурс өчен тавыш бирергә мөмкин!) http://belem.ru/best_11_14 адресы буенча керергә һәм тавыш бирергә кирәк! Алар моңа, һичшиксез, лаек!
Ресурс авторларының барысына да уңышлар теләп калабыз, портал кулланучыларыбыз актив булырлар, дип өметләнәбез.