Фатих Кәримнең иҗаты – татар шигъриятенең иң күркәм сәхифәләреннән берсе ул
Әдәбиятыбызда үзенең көчле рухы белән тирән һәм югалмас эз калдырган Кәримов Фатих Вәли улы Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Ает авылында 1909 елның 9 нчы январенда дин хезмәткәре гаиләсендә туган.
“Әдәбият белән кызыксынуым, әтием үлгәч, һәр көнне әниемне елата-елата аңа “Сак-Сок” бәетен укудан башланды. Һәм әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты” – дип яза ул үзенең биографиясендә. Абыйсы Ярлы Кәрим дә аның язучы булып китүенә зур йотынты ясый.
Ф. Кәрим поэзиягә Һ. Такташ, М. Гафуриларның тавышлары көчле яңгыраган чорда килеп керә, һәм Г. Кутуй, М. Җәлил, Х. Туфан кебек таланты тавышлар белән кушылып яңгырый башлый.
Ф. Кәримнең үткән гомер юлы – халкыбыз язмышының күп якларын, халкыбыз рухының иң мөкатдәс сыйфатларын үзенә җыйган, шуңа күрә күкләргә күтәреп, үзе әйткәнчә, июнь аеның яшене сыман ялтырап үткән шәхес юлы.
Кызганычка каршы, Ф. Кәримнең күп санлы кул язмалары, куен дәфтәрләре юкка чыккан.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Фатих Кәримнең иҗаты – татар шигъриятенең иң күркәм сәхифәләреннән берсе ул | 31.87 KB |
Фикерләр
Миләүшә Галиева
8 Декабрь, 2014 - 20:55
Permalink
Күнел салып өйрәнелгән иҗади хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Мин үзем, укытучы буларак, аның шигъриятен бик яратам. Аның әсәрләре халыкчан, гади әдәби телдә язылган. Укучылар аның шигырьләрен яратып ятлый, өйрәнә. Батыр солдат-шагыйрь иҗаты, тормышта көрәше белән укучыга үрнәк булып тора.