Галимҗан Ибраһимов – бөек якташыбыз
Галимҗан Ибраһимов... Бу исемне әйткәндә без татар әдәбиятын формалаштыру һәм үстерү эшенә гаять зур өлеш керткән үткер каләмле язучыны да, сүз сәнгате үсешен җентекләп тикшергән искиткеч тирән эчтәлекле тәнкыйть мәкаләләре һәм күзәтүләре язган әдәбиятчы галимне дә, тел гыйлеме өлкәсендә өр-яңа сүз булып яңгыраган җитди хезмәтләр тудырган телче-филологны да, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр һәм аларны укыту ысуллары хакында кулланмалар әзерләп чыгарган методист-педагогны да, Башкортостан һәм Татарстан туфрагында халыкларның азатлык өчен хәрәкәтенә киң караш ташлаган тарихчыны да, үзе дә шул көрәшнең эчендә кайнаган ару-талу белмәс җәмәгать эшлеклесен дә, татар дөнясында абруйлы гәзит-журналларны оештырып, авыр һәм катмарлы елларда аларга җитәкчелек иткән кыю журналистны да күз алдына китерәбез.
Язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 нче мартында Башкортостанның Авыргазы районы Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән укырга-язарга өйрәнгәннән соң Галимҗан ике кыш күрше Кешәнне авыл мәдрәсәсенә укырга йөри. Шул ук вакытта үз авылында өч сыйныфлы земство мәктәбендә русча башлангыч белем ала. 1898-1905 елларда Оренбургта Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. Шәһәр китапханәсенә йөреп, үзлегеннән белемен күтәрә. 1906 елның көзендә Уфага килеп, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә.
Аның язучы булып җитешүендә һәм, әйтергә кирәк, төрле халыкларга карата киң карашлы әдип булып үсүендә Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә белем алуының да әһәмияте зур була. Яңа типтагы бу югары мөселман уку йортында дин сабаклары белән беррәттән урыс теле, татар теле һәм әдәбияты, тарих, география, математика һәм башка фәннәр дә укытыла. Анда Галимҗан Ибраһимов белән бер үк чорда, татар һәм башкортлардан тыш, казах, үзбәк, кыргыз, төрекмән, кырымтатар, дагстанлы, черкес, адыгей һәм башка халыкларның уллары да белем ала. Шәкертләр арасында әдәби иҗат уты белән янган яшьләр дә күп кенә була. “Гакылымның киң хөррият алдында “Галия” мәдрәсәсенә һәм аның мөдәррисе Зыя Кәмалига бурычлымын”, дип язды соңрак Галимҗан Ибраһимов. Менә шушында инде ул үзенең беренче хикәяләрен дә иҗат итә башлый. Аның “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”, “Яз башы” һәм башка беренче хикәяләре үзенең үсмер чагы вакыйгаларына нигезләнделәр. “Яз башы”нда, мәсәлән, туган авылы тирәсенең табигате бөтен үзенчәлекләре, гүзәллеге белән чагылдырылган.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Галимҗан Ибраһимов – бөек якташыбыз (сыйныфтан тыш чара) | 3.22 MB |