belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Әминә Бикчәнтәева. «Тәмле сүз»

Әминә Бикчәнтәева. «Тәмле сүз»

25 Nov, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Әминә Бикчәнтәева
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Кукмара районы «Урта Кумор гомуми белем мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйхова Руфия Мумин кызы

Укучы: Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәп һәм педагогия курсларын тәмәмлаганнан соң, Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел укытучы булып эшли. 1934-1938 елларда Ә. Бикчантаева Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә укый. 1938 елдан берникадәр “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасы редакциясендә эшли, соңрак – Актаныш һәм Буа районнары мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы. Ватан сугышыннан соңгы чорда – Яшел Үзән шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбе укытучысы, тәрбияче, китапханәче, бераздан Татарстан китап нәшриятында редактор һәм 1958 елдан – профессиональ язучы. Әминә Бикчәнтәева 1986 елның 18 апрелендә Казан шәһәрендә вафат була.

Укытучы. Ә.Бикчәнтәеваның шигырләре кече яшьтәге мәктәп балаларына багышлана. Аларда балаларның узара мөнәсәбәтләре сурәтләнә, автор шигырь-хикәяләрендә балаларны тәртипкә өйрәтә, табигатьне, әти-әниләрне, якыннарын яратырга өнди. Без бүген шундый хикәяләрнең берсе белән танышырбыз. Ул «Тәмле сүз» дип атала.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Әминә Бикчәнтәева. «Тәмле сүз» (Р.З. Хәйдәрова. Татар теле. 5 сыйныф)1.8 MB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Тематика: 
Әминә Бикчәнтәева
Предметлар: 
Татар теле (рус мәктәбе)
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 25.11.2014 - 07:36): http://belem.ru/node/5635