Октябрь аеның иң яхшы ресурсы Белем бәйрәменә багышланган
Бүген Белем.ру порталында ноябрь аеның беренче ике атнасында барган тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. Порталыбыз кулланучылары бу юлы 13 ресурс арасыннан иң күп тавышны "Белем бәйрәме" дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара сценарие өчен бирделәр. Әлеге ресурс өчен тавыш бирүчеләр саны 100 гә якын булды. Сингапур методы буенча үткәрелгән "Шәхси хат язарга өйрәнү" дәресе планы һәм "Габдулла Тукай шигырьлəрендə «Кояш» һəм «Ай» мифонимнары" дип исемләнгән фәнни хезмәт тә портал укучыларыбыз күңеленә хуш килде.
Без "Октябрь аеның иң яхшы ресурсы" исеменә лаек булган ресурс хуҗасын - Татарстан Республикасы Лениногорск районы "Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең педагог-оештыручысы Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызын чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә безнең белән элемтәгә керергә һәм бүләкләрегезне (сертификат һәм Г.Камал театрына спектакльгә чакыру билеты) алырга кирәк.
Хәзерге вакытта порталга ресурслар кабул итү дәвам итә. Моның өчен порталыбызның "Ресурслар кабул итү бүлмәсе"нә керегез һәм үзегезнең хезмәтләрне беркетеп безгә юллагыз.