Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты старт ала
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты 12 ноябрьдән старт ала. Ул Мәдәният елы кысаларында уздырыла. 12 ноябрьдә мәдәният системасындагы китапханәләр базасында Бердәм мәдәни дәрес үтәчәк.
Проект өч төрле номинациядән тора:
- “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы”;
- “Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге";
- “Иң яхшы мәдәни әти-әни”.
12 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр беренче этапта “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы” номинациясе буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ә 2015 елның 1 январеннан 25 майга кадәр икенче этапта “Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" һәм “Иң әйбәт мәдәни әти-әни” номинациясендә җиңүчеләр барланачак. Җиңүчеләрне республикакүләм мәдәни чараларда катнашу көтә.
Әлеге проет 2015 елның 26 маена кадәр дәвам итә. Проектта беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнаша ала.