Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек (5 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес)
- Г.Ибраһимов кайда һәм кайчан туган?
- Язучы 1887 елның 12 мартында хәзерге Башкортстан республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылында өченче бала булып дөньяга килә. Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М. Ибраһимов та болай искә ала: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?” Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.
- Язучының әти-әнисе турында нәрсә әйтә аласыз?
- Әтисе – Гыйрфан озак еллар мәдрәсәдә укый, аннары Троицк шәһәрендә укытучылык итә. Соңыннан Солтанморатка кайтып, мулла була. Картайгач, муллалыгын ташлап, игенчелек белән шөгыльләнә. Ул укымышлы, заманының алдынгы карашлы кешесе булган. Иң яраткан шөгыльләреннән берсе – чабышкы ат үрчетү. Әнисе – Бибихәсәнә, чыгышы белән шәһәр кызы була. Үз чоры өчен алдынгы карашлы була. Яхшы белем һәм тәрбия алган. Балаларын укырга үзе өйрәтә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек (5 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес) | 4.82 MB |