Октябрь аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү башланды
Хөрмәтле кулланучыларыбыз, порталыбызга ресурс юллаган фәнни хезмәтләрнең авторлары!
Октябрь аенда Белем.ру порталына 13 ресурс кабул ителде һәм урнаштырылды. Әлеге ресурслар шактый кызыклы, эчтәлекле һәм файдалы. Һәрбер ресурс үз кулланучысын табар һәм аңа файда китерер, дип уйлыйбыз.
Шулай да, алар арасыннан берсе иң популяр, иң файдалы һәм иң эчтәлеклесе булып табылачак. Һәм бу ресурсны бары тик сез - безнең хөрмәтле кулланучыларыбыз билгели аласыз.
Октябрь аеның иң яхшы ресурсын билгеләү өчен http://belem.ru/best_10_14 адресы буенча керегез, ресурслар белән танышыгыз һәм алар арасыннан үзегезгә иң ошаганы өчен тавыш бирегез. Бирелгән тавышлар саны күбрәк булган саен, ай ресурсы гадел ачыкланган дип исәпләргә була. Әлеге тавыш бирү турында туганнарыгызга һәм дусларыгызга хәбәр итегез. Порталыбыз ресурслары алар өчен дә файдалы булыр дип ышанып калабыз!