Габдулла Тукай шигырьлəрендə «Кояш» һəм «Ай» мифонимнары
Мифология – (грекча «миф» – сүз, хикəя, вакыйга, легенда) – борынгы кешелəрнең хыял ярдəмендə дөнья хакында тудырган образлы күзаллаулары. Анда дөньяның яратылышы, табигатьтəге һəм җəмгыятьтəге күренешлəр, процесслар, вакыйгалар образлы итеп аңлатылалар.
Мифлар ыруглык дəверендə үк барлыкка килгəннəр. Бу чор кешелəре табигатьтəн, ырудашларыннан үзлəрен аерып карамаганнар һəм үзлəрендəге, үз иҗтимагый даирəлəрендəге сыйфатларны бөтен табигатькə, тирə-юньгə, барлык җанлы һəм җансыз нəрсəлəргə күчергəннəр. Шул рəвешле, бөтен табигать, тирə-юнь, кош-кортлар, хайваннар, үсемлеклəр, кояш, җил һ.б. кеше сыйфатлары алган, «кешелəштерелгəн».
Мифологик фикерлəү нəтиҗəсендə, күп санлы хикəялəрнең, сурəтлəрнең, образлы гыйбəрəлəрнең тууы мəгълүм. Алар, материал, əдəби чара рəвешендə мифларга ышану кимегəннəн соң да, фольклорда, язма əдəбиятта кулланылуын дəвам итəлəр. Аның калдыклары хəзерге телдə дə сакланып калган. Мəсəлəн: без кояш көлə, җил елый, кошлар сөйлəшə дип, үзебездəге сыйфатларны кешедəн тыш нəрсəлəргə күчерəбез. Əмма борынгылардан үзгə буларак, без инде болай əйтүнең шартлы күренеш, образлы тəгъбир икəнлеген ачык белəбез. Элекеге кешелəр исə мифларга ышанып караганнар (Урта гасыр һəм XIX йөз татар əдəбияты – 13 бит).
Борынгы төркилəрнең тəңрелəр бүленешендə кояш – тəңрегə (көн – тəңрегə) туры килə һəм Ай тəңрегə (төн – тəңрегə) каршы куела. Кояш турындагы бихисап күп халык əйтемнəре дə аның сынландырылган сурəтен тудырырга ярдəм итəлəр:
- «Кояш йөзен күрмим». Борынгы көнгə – кояшка табыну йолаларыннан калган əйтем.
- «Кояш күзендə». Кояш батканчы, көн яктысында эшлəп калу хакында.
- «Кояш ашау». Кешенең тəне тиресе кояшта янып каралу.
- «Кояш сугу». Кызу кояш астында күп йөрүдəн баш авырту.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Габдулла Тукай шигырьлəрендə «Кояш» һəм «Ай» мифонимнары | 50 KB |