Шәхси хат язарга өйрәнү (9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)
- Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Аның төрләре, язу нормалары, этикеты белән танышырбыз. Уку елы азагында Сез татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырачаксыз. Аның С1 өлешендә хат язарга тәкъдим ителә. Шуңа күрә алга таба шәхси хатлар язуга нык игътибар итәчәкбез.
- Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?
“Идеяләр кәрзине” алымы.
(Бу алым дәрес темасы буенча укучыларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын ачыкларга ярдәм итә. Тактага кәрзин рәсеме эленә. Бу кәрзингә шартлы рәвештә укучыларның белемнәре җыела. Укытучы һәр идеяне, атаманы, фикерне, хәтта дөрес булмаганын да, “кәрзин”гә тезис формасында “сала” бара. Дәрес барышында хаталар төзәтелә, идеяләр логик чылбырга тезелә.)
Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәр битенә язалар.
Парлап яки төркемнәрдә фикер алышу үткәрелә (ул 3 минуттан артырга тиеш түгел): фикерләр охшашлыгы яки аермасы ачыклана;
Һәр төркем чират буенча темага караган бер факт яки мәгълүмат әйтә (алда әйтелгәннәр кабатланырга тиеш түгел).
(Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы)
Сораулар:
- Хат нәрсә ул?
Хат – эш кәгазе, аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Почта аша җибәрелә.
- Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләр белән мин килешмим. Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыңа ак бит алып, якын кешеләргә хат язарга була. Ләкин хатлар бары тик туганнарга гына түгел, ә башка кешеләргә дә языла. Хатның нинди төрләрен беләсез?
Рәсми хатлар – официальные письма
Шәхси хатлар – личные письма
Мәхәббәт хатлары – любовные письма
Дуслык хатлары – дружеские письма
Көтеп алынган хатлар – долгожданные письма
Җавап хаты – ответное письмо
Фронт хатлары – фронтовые письма
Электрон хатлар – электронные письма
- Аның эчтәлеге нинди була?
Яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Шәхси хат язарга өйрәнү (9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе) | 255.4 KB |
Фикерләр
Дамира
28 Октябрь, 2014 - 09:39
Permalink
Рәхмәт
Хезмәтегез бик урынлы һәм уңышлы, рәхмәт.
гибасева
31 Октябрь, 2014 - 21:30
Permalink
Рәхмәт
Хезмәтемнең файдасы тисә, мин бик шат!